ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллауларын үстерү" дигән темага зона семинары булып үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ҖЧҖ “Игенче” хуҗалыгы ярдәме белән Шекше авыл җирлеге территориясен кардан чистарту

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авыл җирлегендә Яңа ел утлары кабынды

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше авыл җирлеге Башлыгы гражданнар оборонасы буенча курсларда

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Алан-Елга авылы теплица хуҗалыгында аркалы склад төзү

Тэги: Шекше авыл җирлеге

20 декабрь көнне  ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2022 елда ел саен үткәрелә торган «Иң төзек торак пункт» конкурсына йомгак ясалды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Җиңүчеләргә ТР Министрлар Кабинеты дипломнарын тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан конкурска йомгак ясау яхшы традициягә әверелде. Конкурсның максаты-торак-коммуналь хуҗалык тармагын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән республика муниципаль берәмлекләренең торак пунктларын ачыклау. Иң төзекләндерелгән торак пункты конкурсы 7 номинация буенча үткәрелә, төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, иң яхшы торак милекчеләре ширкәте һәм күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешма сайлана. Яшелләндерүдә югары күрсәткечләре өчен Саба муниципаль районының Мишә авыл җирлеге халыкның төзекләндерүдә актив катнашуы өчен диплом белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасының ахырында Алексей Фролов җиңүчеләрне һәм призерларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм барысына да иминлек теләде.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Югары Симет авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм оештырылды. Җылы киемнәр, урын-җир әйберләре, ашау ризыклары җыелды. Халыктан җыелган акчага егетләргә җылы киемнәр, итекләр сатып алынды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

20 декабрьдә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән 2023 елда җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А.Сөнгатов катнашты.

"Солдатны котла" акциясе

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Саба урманчылыгы  хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре "Елка" дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрәләр. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International