Киңәшмә узды

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

20 декабрьдә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән 2023 елда җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А.Сөнгатов катнашты.

Киңәшмәләр ААҖ «Татэнергосбыт», ЯАҖ «Газпром Межрегионгаз Казан» оешмаларыннан да вәкилләр катнашты. Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының Финанс министры Р.Р.Гайзатуллин муниципаль районнарның финанс органнары җитәкчеләре алдына хезмәт хакы, коммуналь хезмәтләр, газ һәм электр белән тәэмин итү буенча бурычларны булдырмау турында бурычлар куйды.

Киңәшмәләр эшендә 2023 елда җирле бюджетларны үтәүнең көтелгән нәтиҗәләре, ел ахырына кадәр керемнәрне мобилизацияләү, планлаштырылган чыгымнарны финанслау чыганаклары белән тәэмин итү, муниципаль учреждениеләрнең беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятле чыгымнарын вакытында түләү мәсьәләләре каралды.

Шулай ук 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына җирле бюджетлар турында карарлар кабул итү, һәм 2024 елда бюджет процессын оештыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International