«Иң төзек торак пункт» республика конкурсында катнашу

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

20 декабрь көнне  ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2022 елда ел саен үткәрелә торган «Иң төзек торак пункт» конкурсына йомгак ясалды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Җиңүчеләргә ТР Министрлар Кабинеты дипломнарын тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан конкурска йомгак ясау яхшы традициягә әверелде. Конкурсның максаты-торак-коммуналь хуҗалык тармагын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән республика муниципаль берәмлекләренең торак пунктларын ачыклау. Иң төзекләндерелгән торак пункты конкурсы 7 номинация буенча үткәрелә, төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, иң яхшы торак милекчеләре ширкәте һәм күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешма сайлана. Яшелләндерүдә югары күрсәткечләре өчен Саба муниципаль районының Мишә авыл җирлеге халыкның төзекләндерүдә актив катнашуы өчен диплом белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасының ахырында Алексей Фролов җиңүчеләрне һәм призерларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм барысына да иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International