ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

  2023 елның 25 декабре 18.00 сәгатьтән 26 декабрь 06.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

25 декабрь кичендә, 26 декабрь төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15 м/с көчле җил, 1000 м һәм аннан да азрак күрү начарланган буран, юлларда кар көртләре.

Җапаваплылыгы чикләнгән "Туган Як" җәмгыятенең яна ел бизәлеше

Алда Яңа ел бәйрәмнәре. Күпләр бәйрәм табыны артына җыела, ул еш кына исерткеч эчемлекләр куллану белән бергә бара. Яңа елга бер атна кала актив рәвештә бәйрәм итә башлаучылар да бар.

Алкоголь турында берничә факт китерәбез. Бәлки, күпләр аны артык куллануның куркынычы турында уйлана торгандыр.

Тэги: хастаханә

     Безгә кунакка ел саен «Хонда Клуб» килә, алар безнең балалар өчен Күңелле Яңа ел тамашалары оештыралар. Балалар бу очрашуны түземсезлек белән көттеләр! Безнең кадерле иганәчеләр бик күп бүләкләр алып килделәр: уенчыклар, спорт җиһазлары, канцелярия товарлары, татлы бүләкләр. Ә киләсе Яңа ел белән балаларыбызны Кыш бабай һәм Кар Кызы котлады, алар безнең тәрбияләнүчеләр белән уеннар һәм күңелле конкурслар үткәрделәр. Ләкин һәркем өчен иң истәлекле мизгел-әкияттәге Ак аюның пәйда булуы, ул барысын да дәртләндергеч биюләр һәм җырлар белән шатландырды. Бәйрәм ахырында барлык балалар да Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, Яңа ел җырларын җырладылар һәм Яңа ел бүләкләре алдылар.

 

 

Тэги: ОСЗ Тургай

24 декабрь көнне Олы Кибәче балалар бакчасында балалар өчен Чыршы бәйрәме булды. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, аниматорлар белән төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызы аларга тәмле күчтәнәчләр өләште. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

23 декабрьдә безнең приют яшь эшмәкәрләрнең Яңа ел очрашуына чакырылды. Очрашу Татарстан Республикасы Сәүдә - сәнәгать палатасында узды. Безнең тәрбияләнүчеләр үзләренең агач эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр, кунакларга продукцияне җитештерү һәм сату турында сөйләделәр, шулай ук киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.

Бәйрәм чарасы бик жанлы үтте!

Тэги: ОСЗ Тургай

2023 елнын 19 hәм 22 декабрь көннәрендә Хөснулла hәм Аллаhияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә бию сыйныфы укучыларын 1 класслар сафына алу кичәсе үтте. Кичәне сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Ярмөхәммәтова Г.З. алып барды, чакырылган әти-әниләр белән кызыклы конкурслар уздырды. Кичә барышында ике әкият герое "Укымыйча гына белемле булып буламы, юкмы?- дигән сорауга җавап эзләделәр. Балалар әти-әниләренә 4 ай дәвамында  "Гимнастика" hәм "Ритмика" дәресләрендә укытучылары Мөбарәкҗанова А.З. өйрәткән күнекмәләрен эшләп күрсәттеләр. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

Финанс-бюджет палатасында эшләп чыккан, лаеклы ялдагы өлкәннәр чәй өстәле артына җыйналды. Яңа ел алдының ихлас очрашуы аларның күңелендә җылы хәтирәләр, күчтәнәчләр, матур котлаулар белән истә калыр. Очрашуга килә алмаган ветераннар да читтә калмады, алар да Кыш бабайдан күчтәнәчләр алдылар.

2023 елның 3 гыйнварында Саъди Исмаилов үзенең барлык җанатарларын Хайём Исмаилов белән МБУ ДО «СШ «Саба-Арена» Байлар Сабасы, М. Җәлил урамы, 3 нче йорт адресы буенча үзенең мастер-классына чакыра. Чара 10:00 сәгатьтә башлана.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

23 нче декабрь көнне Саба урта мәктәбе базасында 6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International