ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Мишә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, инвалид балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Саба районы мәгариф хезмәткәрләре кышкы спорт уеннарында көч сынашты

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бильярд - ул уен гына түгел, ул шахмат белән беррәттән акылга, ә физкультура белән беррәттән тәнгә файдалы йогынты ясый торган спорт. Бүген, 22 декабрьдә, Лесхоз мәдәният йортында Мишә авыл җирлегендә яшәүче халык арасында рус бильярды буенча турнир тәмамланды, һәм, әлбәттә, нәтиҗәләр ясалды. 1 урынны Сафин Әхмәт, 2 урынны Евдокимов Эльмар һәм 3 урынны Фазеров Галинур алды. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2023 елның 23-24 декабрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасының бадминтон өметләренең 4 нче йомгаклау туры узды. Ярышларга бөтен республикадан 214 спортчы җыелды.  4 этап нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә чемпион һәм призер булдылар:

🥇--Сафина Элина ( ялгыз);

🥇-Идрисов Нияз-Сафина Элина (катнаш пар);

🥈-Багманова Камилла (ялгыз);

🥈-Идрисов Нияз (ялгыз);

🥈-Идрисов Нияз-Рәхимов Әдел (пар);

🥈-Сафина Элина-Мөштәкова Ясмина (Әлки районы) пар;

🥉-Рәхимов Әдел(ялгыз);

🥉-Галимуллин Рәсүл (ялгыз);

🥉- Сафиуллин Рустем - Гатин Бату (Казань).

  2023/24 елгы сезон нәтиҗәләре буенча Саба районының яшь спортчылары спорт инвентаре алу өчен дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

   Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

24
декабрь, 2023 ел
якшәмбе

Мичән урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Саба район китапханәсе хезмәткәрләре «Угадайка» интеллектуаль сәгате үткәрделәр. Уенда мәкальләр, тиз әйткечләр, Кроссворд биремнәре тәкъдим ителде. Барлык биремнәр дә район китапханәсендә булган китаплардан әзерләнде. Балалар чарада бик теләп катнаштылар, бик актив булдылар. Чараның икенче өлешендә эпоксидлы сумаладан брелоклар ясау буенча мастер-класс оештырылды. 

Тэги: мәдәният бүлеге

Бүген район мәдәният йортында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Яңа ел - балалар өчен иң көтеп алынган һәм сөенечле бәйрәм ул. Балалар рәхәтләнеп әкият дөньясын гизделәр, Кыш бабай, Кар Кызы һәм әкият геройлары белән бергә могҗизалы сәяхәттә булдылар.  Яңа ел тамашасыннан соң бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте, анда балалар Кыш Бабайдан кызыклы бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар.

Шулай ук "Ватаным белән горурланам" бәйгесе  җиңүчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәмгә Яңа ел костюмыннан килгән балалар да билгеләп үтелде,  алар да кызыклы бүләкләргә ия булды.

2023 елның 21-24 декабрендә Саба-Арена базасында Россия Өстәл теннисы федерациясенең ир-атлар арасында А югары лигасы команда чемпионатының 2 туры узды, Самара шәһәрендә хатын-кызлар арасында А югары лигасы, Кстов шәһәрендә хатын-кызлар арасында Е югары лигасы узды.

Ир-атлар арасында А югары лигасы ярышларында катнашучылар (командалар) :

Максимум (Мәскәү шәһәре)

Авиатор (Тубэн Тагил шәһәре)

Газовик (Ухта шәһәре)

ФоррестГамп (Санкт-Петербург шәһәре)

Сабы-Татарстан (Байлар Сабасы)

КГБУ ДО "КСШОР" (Барнаул шәһәре)

Крылья (Мәскәү шәһәре)

Куединские буйволы (Куеда шәһәре)

Восточный порт (Находка шәһәре)

Родной край (Кинешма шәһәре)

"Самаратрансавто" (Самара шәһәре)

ГБУ ДО КК "СШОР" (Краснодар шәһәре)

СтройИнвест (Мәскәү шәһәре)

УГМК-ЮНИОР (Югары Пышма шәһәре)

«Форсаж» (Боровск – Балабаново шәһәрлэре)

УОР №1 (Мәскәү шәһәре)

ГБПОУ МО "УОР №3" - 2 (Химки шәһәре)

«Фуэрте» (Мәскәү шәһәре)

2 тур нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында А югары лигасы ярышлар нәтиҗәләре:

1 нче урын- «ФоррестГамп» (Санкт-Петербург шәһәре)

2 нче урын-«ГБУ ДО КК "СШОР"» (Краснодар шәһәре)

3 нче урын- Родной край (Кинешма шәһәре)

Чемпионатның киләсе турларында барлык спортчыларга, ярышларда катнашучыларга уңышлар телибез! Яңа очрашуларга кадәр!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА САБА-АРЕНА Чаралар

22-24 декабрьдә Баулы шәһәре Р. Г. Нәҗметдиновка багышланган ХХХI шахмат турниры узды

Саба районы командасы составы

Катнашучыларның тупланган очколары:

Егет:

1) Гыйбадуллин Арслан

2) Газизуллин Айдан

3) Низамиев Йосыф

4) Шәфигуллин Ринат 

Кыз:

1) Мөхәммәтҗанова Азалия 

2) Шәфигуллина Камилла 

3) Шәвәлиева Энҗе

Турнир нәтиҗәләре:

Катнашучыларның тупланган очколары:

Мөхәммәтҗанова Азалия 11 дән 4,5 

(2010 елгы)

Гыйбадуллин Арслан - 5,5 11 дән (12 ел)

Газизуллин Айдан 11 дән 6 сы 

(14 ел)

Низамиев Йосыф 5,5 (3 урын) 15 ел 

Шәфигуллин Ринат 11 дән 2 (12 ел)

Шәфигуллина Камилла 11 дән 2 (16 нчы елгы)

Шәвәлиева Энҗе 11 дән 4,5 (14 ел)

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

2023 елның 25 декабрендә төнлә һәм көндез бик көчле кар турында кисәтү


23
декабрь, 2023 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International