Татарстан Республикасының бадминтон өметләренең 4 нче йомгаклау туры

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

2023 елның 23-24 декабрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасының бадминтон өметләренең 4 нче йомгаклау туры узды. Ярышларга бөтен республикадан 214 спортчы җыелды.  4 этап нәтиҗәләре буенча Саба районы бадминтончылары түбәндәге категорияләрдә чемпион һәм призер булдылар:

🥇--Сафина Элина ( ялгыз);

🥇-Идрисов Нияз-Сафина Элина (катнаш пар);

🥈-Багманова Камилла (ялгыз);

🥈-Идрисов Нияз (ялгыз);

🥈-Идрисов Нияз-Рәхимов Әдел (пар);

🥈-Сафина Элина-Мөштәкова Ясмина (Әлки районы) пар;

🥉-Рәхимов Әдел(ялгыз);

🥉-Галимуллин Рәсүл (ялгыз); 

🥉- Сафиуллин Рустем - Гатин Бату (Казань).

  2023/24 елгы сезон нәтиҗәләре буенча Саба районының яшь спортчылары спорт инвентаре алу өчен дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

   Барлык катнашучыларны, тренерларны, ата-аналарны балаларыбызның уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International