2023 елнын 19 hәм 22 декабрь көннәрендә Хөснулла hәм Аллаhияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә бию сыйныфы укучыларын 1 класслар сафына алу кичәсе үтте. Кичәне сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Ярмөхәммәтова Г.З. алып барды, чакырылган әти-әниләр белән кызыклы конкурслар уздырды. Кичә барышында ике әкият герое "Укымыйча гына белемле булып буламы, юкмы?- дигән сорауга җавап эзләделәр. Балалар әти-әниләренә 4 ай дәвамында "Гимнастика" hәм "Ритмика" дәресләрендә укытучылары Мөбарәкҗанова А.З. өйрәткән күнекмәләрен эшләп күрсәттеләр. Кичәнең азагында Ярмөхәммәтова Г.З. гади генә булмаган мөхерле төргәк белән таныштырды. Анда сәнгать мәктәбенен бию сыйныфына 1 класска укырга кергән hәр баланың исеме язылган иде. 8 ел укыганнан сон чыгарылыш сыйныфы имтиханнарында бу төргәкне ачып, бүгенге состав белән бию сыйныфын тәмамлаучылар таныклыгын алырга насыйп булсын дип теләделәр эти-әниләр, балалар, укытучылар. Кичәне тәмамлап, hәр балага 1 класс сафына алу таныклыгы тапшырылды.