Сабабаш участок урманчылыгында яңа елга әзерлек.
Сатыш авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек бара.
Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда Пушкин картасы буенча "Агач эшләнмәләре рәсеме" буенча мастер-класс узды. Мастер - классларда Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты.
19 декабрьдә Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның математик күзаллауларын үстерү" дигән темага зона семинары булып үтте. Семинар белем бирү эшчәнлегенә, мастер класс һәм чыгыш ясаган тәрбиячеләрнең фикер алышуы, район мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгеч Гумерова Л.М. чыгышы белән тәмамланды.
Авыл тыныч кына яшәп ятканда, Бөек Ватан сугышы башлануы тормышның астын өскә китерә. 1941 нче елның көзенә кадәр хезмәткә яраклы барлык ир - егетләр сугышка алынып бетәләр. Авылда хатын - кызлар, картлар һәм балалар гына кала. Ирләрен сугышка озату белән алар җиң сызганып эшкә керешәләр. 21 декабрь көнне үткәрелгән "Тылдагы тормыш" дип исемләнгән "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышында Бөек Ватан сугышы елларында авыл тормышы турында әңгәмә корылды.
Арташ авыл җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы Яңа ел бәйрәме үткәрелә торган урыннарда тәртип һәм саклык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында чыгыш ясады.
"Минем Ватаным - Татарстан" балалар рәсемнәре конкурсынын нәтиҗәләре билгеле булды. Педагог Мөхәммәтҗанова Л.Ф. җитәкчелегендәге "Тургай" приютыннан безнең тәрбияләнүче Шодиева Орзикул "Халкымның мәдәни традицияләре" номинациясендә катнашты һәм мактаулы 3 урынны алды. Алга таба аңа яңа уңышлар телибез.
Югары Симет авыл мәдәният йортында Яңа елга территорияне бизәүгә әзерлек башланды.
Язлы-Арташ авыл клубы Яңа ел бәйрәменә чакырып кала.