Алда Яңа ел бәйрәмнәре. Күпләр бәйрәм табыны артына җыела, ул еш кына исерткеч эчемлекләр куллану белән бергә бара. Яңа елга бер атна кала актив рәвештә бәйрәм итә башлаучылар да бар.
Алкоголь турында берничә факт китерәбез. Бәлки, күпләр аны артык куллануның куркынычы турында уйлана торгандыр.
- 200дән артык авыру исерткеч эчемлекләр куллануга бәйле, шул ук вакытта төрле авырулар барлыкка килүдә алкогольнең роле - 5тән 75%ка кадәр.
- Россиядә һәр Яңа ел бәйрәмнәрендә 9000 нән 12000 гә кадәр кеше үлә. Үлемнәрнең иң зур өлеше - 67% - 1 гыйнварга һәм якындагы ике көнгә туры килә.
- Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үлем белән агулану нигездә этил спирты (алкогольле эчемлекләрнең төп компоненты) куллану аркасында килеп чыга. Метан белән агулану күпкә сирәгрәк була.
- Алкоголь белән агуланганда үлем аңсыз хәлдә йөрәк туктаудан яки сулыш алудан килә, яки кеше алкоголь комасына төшә. Әгәр дә кеше алкоголь эчкәннән соң алты сәгатьтән артык аңсыз хәлдә булса, алкогольнең үлемгә китерүче артык дозасын шик астына алырга мөмкин. Гадәттә, мондый очракларда табиблар ярдәм итә алмый.
- Безнең илдә алкоголизмга каршы көрәштә 2 фәнни-гамәли үзәк, 76 наркология диспансеры, 8 наркология хастаханәсе һәм аларның филиаллары медицина ярдәме күрсәтә. Күппрофильле медицина оешмаларында 2,1 меңнән артык кабинет эшли.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан безнең Дәүләт алкоголь куллануны һәм, нәтиҗәдә, алкогольдән үлемне киметү өчен көчәйтелгән чаралар күрә.
Без алкогольне кабул иткәндә һәркемне сак булырга чакырабыз. Алкоголь тиешле дозадан артмаска тиеш, ә яңа елны Аек баш белән каршы алу тагын да яхшырак.