Шимбә көнне, 10 февральдә, бөтен Россия буенча «Россия чаңгы юлы 2024»Бөтенроссия чаңгы ярышы узды. Татарстанда «Татарстан чаңгы юлы 2024»район ярышлары узды.
«Саба РҮХ» ДАССО хезмәткәрләре әлеге чарада катнаштылар. Үзәк район хастаханәсе коллективыннан Тимершык ФАП мөдире Галимҗанова Аниса Миннәхмәт кызы, Тимершык ФАП фельдшеры ярдәмчесе Эльвира Шахинур кызы, шулай ук ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Шәмсетдинова Альбина чыгыш ясады. Безнең барлык катнашучылар да дистанцияне бик яхшы үттеләр, барысы да тырыштылар.
Ярышларның район этабы нәтиҗәләре буенча Шәмсетдинова Альбина 3 км дистанциядә «41 яшьтән 50 яшькә кадәрге хатын-кызлар» номинациясендә 1 урынны алды!
14 февральдә Саба муниципаль районының барлык мәктәпләрендә күзәтүчеләр катнашында 9 нчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау әңгәмәсе үткәрелә.
Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә алкалы хоккей буенча ярышлар үткәрелде. Бозда Шыңар1 - Яшьләр, Шыңар2 – Ветераннар һәм Тимершык авылы уенчылары очрашты. Исәп Шыңар - Тимершык 3:5; Шыңар1- Шыңар2 2:3.
13 февральдә Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында математика укытучыларының район семинары үткәрелде.
13 февраль көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында тәрбияче җитәкчелегендә радио көне уңаеннан әңгәмә узды. Социаль хезмәтләр алучылар презентация карадылар һәм пластилиннан радио ясадылар. Радио элемтә һәм аралашу чарасы булып кала.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2024 елның 13 феврале 21.00 сәгатьтән 14 февраль 10.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 14 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25..-28 кадәр, Казан шәһәрендә -25 кадәр төшүе көтелә.
2024 елның 11 февраль көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча Саба район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта “Тимершык”, “Саба” командалары көч сынашты.
Уен нәтиҗәләре:
“Тимершык” – “Саба” 3:7
Кыш - елның искиткеч вакыты! 10 февральдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре саф һавада «Күңелле балачак» дигән хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр. Кышын ачык һавада хәрәкәтле уеннар һәм күңел ачулар балаларга зур шатлык китерә һәм аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда. Балалар бер-берсе белән күңелле уеннарда ярыштылар. Чара кызыклы һәм күңелле үтте. Барлык катнашучылар да күтәренке һәм яхшы кәеф алдылар.
2024 елда кадрлар кытлыгы Россия бизнесының төп проблемаларының берсе булды. Персонал өчен көндәшлек кырысланды, димәк, бу көрәштә кызыклы карарлар артты. Иң яхшылар конкурста катнашуга, лаеклы бүләк алу һәм хезмәт базарының башка уенчылары белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен чакырыла.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота. Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә, шушы программага нигезләнеп, 5 йорт төзелеше алып барыла.