Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә, балаларга гражданлык-патриотик тәрбия бирү максатыннан, Саба һәм Теләче районнарының хәрби комиссары Закиров Ф.Ф. белән очрашу узды. Ул укучыларны Казан югары танк команда училищесына һәм башка хәрби уку йортларына керү кагыйдәләре белән таныштырды.
Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йортында даими рәвештә сәламәтләндерү чаралары уткәрелеп тора. Күп функцияле “Дон”комплексы интернатта яшәүчеләрнең элементар көнкуреш һәм техник кунекмәләрен яхшырту өчен зур мөмкинчелек бирә. Ул кан әйләнешен яхшыртуга, социаль көнкүреш реабилитациясенең нәтиҗәлелеген арттыруга, сенсомотор функцияләрен торгызуга , когнитив функцияләрне яхшыртуга зур йогынты ясый, вак моториканы яхшырта.
Фотода ”Дон” күп фунцияле комплекс элементларын кулланып вак моториканы үстерү буенча кунегуләр:
“Штатив” элементы- гайканы стерженының бер очыннан икенчесенә һәм кирегә кучеру буенча кунегү.
“Панел” элементы-гайкаларны сүтү һәм кире урнаштыру (игътибарны, логик фикерләүне һәм вак моториканы яхшырта)
Изге Валентин яки Гашыйклар көне 14 февраль көнне бөтен дөнья буенча күп кешеләр, олылар һәм балалар бәйрәм итә. Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучылар үз куллары белән открыткалар ясадылар.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
13 февраль көнне Юлбат авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, Саба районы прокуроры Шәймарданов Р.Н., оешма җитәкчеләре катнашты.
Иштуган тимер юл бистәсенең су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү объекты буенча төзелеш проектының документациясен әзерләү буенча геодезистлар эше
Мишә авыл җирлегендә "Лыжня-России 2024"
Иштуган авыл җирлегендә зираттагы агачларны кисү эшләре дәвам итә
Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбендә Россиядә игьлан ителгән Гаилә елын ачуга багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмдә гаилә уеннары, укучылар һәм аларның әта-әниләре өчен конкурслар оештырылды. Чара барышында шигырьләр, җырлар, биюләр, гаилә һәм мәхәббәт турында котлаулар яңгырады.
Иштуган авыл җирлегендә, "Россия чаңгы юллары-2024, "Татарстан чаңгы юллары-2024" акциясе кысаларында, чаңгы ярышы оештырылды. Ярышта Иштуган урта мәктәбе укучылары һәм эшчеләре, шулай ук җирлектәге бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.