Юлбат авыл җирлегендә халык җыелышы

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

 13 февраль көнне  Юлбат авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р., хокук саклау органнары вәкилләре, Саба районы прокуроры Шәймарданов Р.Н., оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыелышның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

1.Участок вәкаләтлесе Сибагатов А.А. чыгышы.

2. Саба районы прокуроры, юстиция советнигы Шәймарданов Р.Н. чыгышы.

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р.  чыгышы.

4. Участок урманчысы Гайнетдинов А.С. чыгышы

5. Сабагаз идарәсенең җитештерү-техник бүлеге баш инженеры Насибуллин М. Г.чыгышы.

6. Юлбат авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2023 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты һәм  2024 елга планнары.

7. Юлбат  авыл җирлеге башлыгы  Т.Р. Шәмсиевның 2023 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2024 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.

8. 2023 елда гражданнар җыелышында әйтелгән тәкъдимнәрне, үтенечләрне һәм теләкләрне үтәү буенча отчет һәм 2024 елда гражданнарның тәкъдимнәрен һәм сорауларына җаваплар.

9. Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2023 елда башкарылган эшләр, 2024 елга планнар турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International