ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

    2024 елның 08 февралендә «Саба Сырмай комбинаты» ҖЧҖ коллективының еллык җыелышы булды. 2023 елда предприятие 54,86 мең тонна сыек сыворотка эшкәртеп, 3 141,88 тонна әзер продукция, киптерелгән коры сыворотка, шулай ук  1,84 мең тонна сөт эшкәртү нәтиҗәсендә  75 тонна 72,5%лы сыер мае, 13,39 тонна «Кальятта» сыры җитештерелде.

   Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары, инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге башлыгы И.И. Котдусов, «Саба Сырмай комбинаты» ҖЧҖ милекчесен. Т. Минһаҗев катнашты.

10 февральдә Мешабаш авылының бозында хоккей турниры узды . Ярышларда Игенче, Көек-Мишә, Мишәбаш һәм Явлаштау командалары катнашты. Киеренке һәм матур нәтиҗәле уеннан соң, беренчелекне Мишәбаш командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны "Көек-Мишә" һәм "Игенче"командалары алды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм күчеп баручы кубок тапшырылды.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

Олы Шыңар урта мәктәбе базасында “Саба муниципаль районы гомумбелем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү минимумын гамәлгә ашыру” темасына район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашында семинар үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

14 һәм 15 февральдә Казан шәһәрендәге фехтование үзәгендә 2012 елда туган кызлар арасында Идел буе федераль округының шәхси һәм команда беренчелеге узды.

Турнир үз байрагы астында 100 яшь фехтовальщицаны җыя.

Нык көрәшләр нәтиҗәсендә «Саба-Арена» спорт мәктәбе вәкиле Фазлиева Амалия финал сигезлегенә керде һәм 6 нчы урынны алды, команда зачетында «Татарстан 1» командасы составында көмеш медаль яулады.

Амалияне лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз, алга таба уңышлар, фехтование бүлегенә үсеш һәм киләчәктә җиңүләр телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

15 февральдә Хөснулла һәм Аллаһиар Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Чабата биюе" темасына хореография буенча мастер-класс  булып узды . Мастер-класста Саба районы авыл мәдәният йортлары, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Бию мастер-классын Саба балалар сәнгать мәктәбе хореографы Мөбарәкҗанова А. З.  үткәрде.

Тэги: мәдәният бүлеге

2024 елның 15 феврале 21.00 сәгатьтән 16 февраль 10.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

2024 елның 16 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы -25..-30˚, урыны белән -32..-37˚, Казанда - 25..-30˚ булыр дип көтелә.

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.

Ашказаны-эчәк трактының иң киң таралган авыруларына түбәндәгеләрне кертергә мөмкин:

Тэги: хастаханә

Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында, сайлаучыларга мәгълүмат бирү буенча башка чаралар арасында, ИнформУИК проекты – сайлау участогы составына керүче йорт хуҗалыкларын фатир буенча (йорт буенча) әйләнеп чыгу ысулы белән, участок сайлау комиссияләре әгъзалары тарафыннан, шул исәптән мобиль кушымтаны кулланып, сайлаучыларга шәхси адреслы мәгълүмат бирү һәм хәбәр итү гамәлгә ашырыла.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Саба урта мәктәбе  укучылары олимпиадада катнашалар

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International