Саба районы мәдәният хезмәткәрләре өчен хореография буенча "Чабата биюе" темасына мастер-класс.

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

15 февральдә Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Чабата биюе" темасына хореография буенча мастер-класс  булып узды . Мастер-класста Саба районы авыл мәдәният йортлары, китапханә хезмәткәрләре катнашты. Бию мастер-классын Саба балалар сәнгать мәктәбе хореографы Мөбарәкҗанова А. З.  үткәрде. Кереш сүзендә ул борынгы заманнардан килгән "Чабата" татар биюе турында сөйләде. Биюнең үз ритмы бар, ә аның хәрәкәтләре башкаларныкына охшамаган. Чабата - ул туры үрелгән, кырыйлары тәбәнәк итеп эшләнелгән аяк киеме.Татар халкында эш аяк киеме буларак хезмәт иткән. Аларны ак тула оек белән кигәннәр.

Мастер – класста профессиональ хореограф артыннан кабатлап, катнашучылар төп йөреш, тыпырдау, бау хәрәкәтләрен өйрәнделәр. Чара ахырында катнашучылар алган күнекмәләрен күрсәттеләр.Чараның музыкаль бизәлешен Абдуллин Р.Х., Султанов С.Н. тәэмин итте.  Мастер-класста алган күнекмәләр  районның авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренә төрле бәйрәм чаралары үткәргәндә  ярдәм итәчәк. Катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International