«Саба Сырмай комбинаты» ҖЧҖ коллективының еллык җыелышы

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

 

    2024 елның 08 февралендә «Саба Сырмай комбинаты» ҖЧҖ коллективының еллык җыелышы булды. 2023 елда предприятие 54,86 мең тонна сыек сыворотка эшкәртеп, 3 141,88 тонна әзер продукция, киптерелгән коры сыворотка, шулай ук  1,84 мең тонна сөт эшкәртү нәтиҗәсендә  75 тонна 72,5%лы сыер мае, 13,39 тонна «Кальятта» сыры җитештерелде.

   Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары, инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге башлыгы И.И. Котдусов, «Саба Сырмай комбинаты» ҖЧҖ милекчесен. Т. Минһаҗев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International