ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2024 ел
җомга

Социаль фонд балалы гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтә?

Егетләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

15 февраль көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә,”Ромашка” ясле-бакча балалары өчен «Муса Җәлил –шагыйрь, герой» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.Китап күргәзмәсе оештырылды, анда аның китаплары һәм мәгълүмати материалы тәкъдим ителде.Китапханәче шагыйрьнең балалар китапларына күзәтү үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үсүе, ничек укуы һәм нинди вакыттан шигырьләр яза башлавы турында тыңладылар.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 118 ел. Шул уңайдан Югары Симет урта мәктәбендә 6,7 сыйныф укучылары катнашында, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Муллаянова Т. Т. һәм Нургалиева Г. М. бик матур чара оештырдылар. Чарада укучылар шагыйрьнең биографиясе белән таныштырдылар, шигырь, җырларын башкардылар. Бәйрәм эчтәлекле, мәгълүматларга бик бай булды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Кеше организмы - тире һәм ашкайнату системасы бер-берсе белән бәйләнгән бердәм катлаулы система.

Ашказаны-эчәк системасындагы структур һәм функциональ үзгәрешләр булганда тиредә түбәндәге симптомнар барлыкка килергә мөмкин:

Тэги: хастаханә

15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

   Һөнәри юнәлеш бирү максатыннан оештырылган әлеге очрашуда, укучылар ЗАГС эшчәнлеге, шулай ук күпфункцияле үзәктәге барлык оешмалар эшчәнлеге, районда гаилә кыйммәтләре буенча үткәрелүче төрле чаралар белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.

   Укытучы – Кәримова Ләйсән Рафил кызы.

   Акча сорау очрагында ничек эшләргә кирәклеге турында берничә киңәш:

- үз-үзеңне сак, әдәпле, ришвәт алудан яки ришвәт бирүдән катгый баш тарту дип аңлатыла алырлык сүзләргә юл куймаска;

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

    2024 елның 15 февралендә Саба муниципаль районы Килдебәк авыл җирлеге бинасында авыл халкы белән очрашу оештырылды һәм авыл белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

    Авыл халкы белән очрашуда РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законның 18 статьясына җентекләп тукталдылар, ул товарда кимчелекләр ачыкланганда товарны кулланучы һәм сатучы мөнәсәбәтләрен көйли. Мәсәлән, техник яктан катлаулы товарда кимчелекләр табу белән бәйле хәлләрне карадык. Барлык сорауларга да закон нигезендә җаваплар бирелде.

    Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы тарату белән үрелеп барды.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

    2024 елда мәшгульлек хезмәте дәүләт учреждениеләрендә эш эзләү өчен теркәлгән гражданнарга өстәмә ярдәм күрсәтелә. Эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарга ярдәм итүдән тыш, аерым алганда, гражданнарга да ярдәм күрсәтелә:

 

     Бик матур, бераз гына салкынча кояшлы көндә ,“Игенче” ҖЧҖ хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар чаңгыга басты. Ярышны тантаналы шартларда җәмгыять җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы  ачып җибәрде. Ул чарада каташучыларны   котлап, ярышларның, күнегүләрнең дәвамлы булуын теләде, спортның, бигрәк тә чаңгы спортының сәламәтлек нигезе булуын ассызыклады.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International