«Муса Җәлил – шагыйрь, герой» дип исемләнгән тематик сәгать

2024 елның 16 феврале, җомга

15 февраль көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә,”Ромашка” ясле-бакча балалары өчен «Муса Җәлил –Шагыйрь, герой» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.Китап күргәзмәсе оештырылды, анда аның китаплары һәм мәгълүмати материалы тәкъдим ителде.Китапханәче шагыйрьнең балалар китапларына күзәтү үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үсүе, ничек укуы һәм нинди вакыттан шигырьләр яза башлавы турында тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International