Саба районы Килдебәк авыл җирлеге халкы белән очрашу

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

    2024 елның 15 февралендә Саба муниципаль районы Килдебәк авыл җирлеге бинасында авыл халкы белән очрашу оештырылды һәм авыл белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.

    Авыл халкы белән очрашуда РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законның 18 статьясына җентекләп тукталдылар, ул товарда кимчелекләр ачыкланганда товарны кулланучы һәм сатучы мөнәсәбәтләрен көйли. Мәсәлән, техник яктан катлаулы товарда кимчелекләр табу белән бәйле хәлләрне карадык. Барлык сорауларга да закон нигезендә җаваплар бирелде.

    Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International