Бик матур, бераз гына салкынча кояшлы көндә ,“Игенче” ҖЧҖ хезмәткәрләре һәм чакырылган кунаклар чаңгыга басты. Ярышны тантаналы шартларда җәмгыять җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улы ачып җибәрде. Ул чарада каташучыларны котлап, ярышларның, күнегүләрнең дәвамлы булуын теләде, спортның, бигрәк тә чаңгы спортының сәламәтлек нигезе булуын ассызыклады.
Иң популяр спорт төрләренең берсендә 80 нән артык чаңгы сөюче катнашты.
Чаңгы ярышларында җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләрне «Восмой источник» ҖЧҖнән иганәче - Сабирова Альбина Рафаиловна тапшырды .
“Саба сөт комбинаты” җитәкчесе Әхмәтов А.Х. үзе дә чаңгы ярышында катнашып, алдынгы урынга ия булучыларны бүләкләде.
Саф һава сулап, кышкы табигатькә сокланып, кайнар чәй, пылау белән сыйланып, рәхәтләнеп ял итеп кайтты хезмәткәрләр!