3 чакрым дистанциядә 1 урын!

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Шимбә көнне, 10 февральдә, бөтен Россия буенча «Россия чаңгы юлы 2024»Бөтенроссия чаңгы ярышы узды. Татарстанда «Татарстан чаңгы юлы 2024»район ярышлары узды.

«Саба РҮХ» ДАССО хезмәткәрләре әлеге чарада катнаштылар. Үзәк район хастаханәсе коллективыннан Тимершык ФАП мөдире Галимҗанова Аниса Миннәхмәт кызы, Тимершык ФАП фельдшеры ярдәмчесе Эльвира Шахинур кызы, шулай ук ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Шәмсетдинова Альбина чыгыш ясады. Безнең барлык катнашучылар да дистанцияне бик яхшы үттеләр, барысы да тырыштылар.

Ярышларның район этабы нәтиҗәләре буенча Шәмсетдинова Альбина 3 км дистанциядә «41 яшьтән 50 яшькә кадәрге хатын-кызлар» номинациясендә 1 урынны алды!

Моннан тыш, узган елның маенда Альбина Саба үзәк район хастаханәсе һәм Шәмәрдән район хастаханәсе җыелма командасы составында ТР сәламәтлек саклау медицина хезмәткәрләренең еллык спартакиадасында 1 урынны яулады.

Альбинаны югары спорт казанышлары белән котлыйбыз! Аның турында кыюлык белән: «спортчы, акыллы, матур» дип әйтергә була!

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International