Математика укытучыларының район семинары

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

13 февральдә Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында математика укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинар кысаларында 5 нче сыйныфта "Өчпочмаклар" темасына ачык дәрес, "Функциональ мозаика: тормышта белемнәрне ничек кулланырга" мастер-классы, "Җиде мин" сыйныфтан тыш чара күрсәтелде. Түбәндәге мәсьәләләр каралды: Математика дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерү, математика буенча укучыларның проект һәм уку - тикшеренү эшчәнлеген оештыру. Шулай ук укучыларны БДИ һәм ОГЭга әзерләү мәсьәләләре дә каралды. Семинар уңышлы үтте, укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International