2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота. Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә, шушы программага нигезләнеп, 5 йорт төзелеше алып барыла.
2024 елда президент тарафыннан «Гаилә елы» дип игьлан ителде. Бу чарада балалар белән бергә әти-әниләре дә катнашты. Чара музыкаль уеннан башланды, ул барлык катнашучыларны берләштерде. Командаларга кызыклы, кайвакыт бик катлаулы йөгерү, сикерү конкурслары тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Спорт бәйрәме бик күңелле узды! Барысы да чын күңелдән ярышты!
10 нчы февраль көнне Саба урта мәктәбе базасында мәктәп укучылары арасында волейбол ярышы булып үтте.
Ашказаны-эчәк юлы авыруларының таралуы даими үсә. Үсеш алган илләрдә «хроник гастрит» диагнозы һәр өченчегә куела, ә рефлюкс нәтиҗәләреннән (ашказаны эчлеге һәм/яки үт ашказаны юлына ташланудан) төрле мәгълүматлар буенча халыкның 40-60% интегә. Ашказаны-эчәк системасының еш патологияләре арасында шулай ук ашказаны җәрәхәте, үт куыгы һәм үт чыгару юлларының эшчәнлеге бозылуы да бар.
Агымдагы уку елының 10-11 нче февраль көннәрендә Балык бистәсе районында Республикакүләм судомодельләштерү ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Олы Шыңар һәм Лесхоз мәктәбе укучылары Саба районы данын яклады. Ярышлар нәтиҗәсендә киләсе урыннар билгеләнде:
2 нче урын - Нигматуллин Амир, җит. Мухутдинов Ф.Я.
3 нче урын - Галиева Эльвина, җит. Исмагилов А.А.
2024 нче елның 8 нче һәм 9 нчы февралендә, җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятендә, Казан шәһәреннән килгән, югары категорияле табиблар тарафыннан 163 хезмәткәргә медицина тикшерүе уздырылды. Өченче ел рәттән «Игенче» җәмгыяте , ҖЧ “Ак Барс Медицина » җәмгыяте белән медицина тикшерүләре үткәрү турында килешү төзи.
Хезмәткәрләр җитештерү факторлары буенча , эш төренә карап тикшерелде: невролог , оториноларинголог , терапевт, психиатр, нарколог, офтальмолог, гинеколог, хирург, кирәкле анализлар тапшырды . Барлык хезмәткәрләр дә, медицина тикшерүе кысаларында алган медицина хезмәтләренең сыйфаты белән канәгать калдылар.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне "НДС буенча салым законнарындагы үзгәрешләр" темасына вебинарда катнашырга чакыра. 2024 елның 20 февралендә 10.00 сәгатьтә узачак «НДС түләүчеләр өчен экспортер офисы» яңа сервисы турында.
Террорчылык һәм экстремизм күренешләренә каршы көрәшнең төп юнәлешләренең берсе-аларны профилактикалау. Яңа Мичән мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, яшьләр белән «Терроризм – бөтен кешелеккә куркыныч»темасына профилактик әңгәмә уздырылды. Яшүсмерләргә терроризм һәм экстремизмның бүген кешелекнең XXI гасырга кергән иң җитди проблемасы булуын әйттеләр. Нәкъ менә яшьләр еш кына чын җәмгыять өчен чит һәм бик куркыныч идеологияне алып баручылар булалар. Шуңа күрә яшьләр сәяси манипуляцияләргә һәм экстремистик чакыруларга каршы торырга әзер булырга тиеш. Әңгәмә барышында балаларга террорчылык гамәлләре кылуны кисәтү максатыннан уяулык күрсәтү кирәклеге турында искәрттеләр. Шулай ук үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында террорчылык куркынычы барлыкка килгән очракта һәм тоткынлыкка алынган очракта, экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тотышка аерым игътибар бирергә кирәклеге сөйләнелде.
Көчле кар һәм бураннардан соң, Мичән авыл җирлеге биләмәсендә урамнарны һәм тротуарларны кардан чистарту оештырылды. Җирлек буенча җирле юлларны һәм тротуарларны вакытында чистарту эшләре бара. “Саба” ҖЧҖ Мичән бүлекчәсе механизаторлары тырышлыгы белән барлык урамнар һәм тротуарлар вакытында чистартыла.