Ашказаны-эчәк юлы авыруларының таралуы даими үсә. Үсеш алган илләрдә «хроник гастрит» диагнозы һәр өченчегә куела, ә рефлюкс нәтиҗәләреннән (ашказаны эчлеге һәм/яки үт ашказаны юлына ташланудан) төрле мәгълүматлар буенча халыкның 40-60% интегә. Ашказаны-эчәк системасының еш патологияләре арасында шулай ук ашказаны җәрәхәте, үт куыгы һәм үт чыгару юлларының эшчәнлеге бозылуы да бар.
Хроник эчәк авыруларын профилактикалау чаралары:
• Куллану алдыннан суны кайнатыгыз;
• Кулларыгызны ешрак юыгыз (урамнан соң, бәдрәфтән соң, хайваннар белән уеннар, ашау алдыннан)
• Продуктларның саклану вакытын күзәтегез;
• Тузан һәм бөҗәкләр утырмасын өчен, ризыкны ябык тотыгыз;
• Ашау алдыннан яшелчәләрне һәм җимешләрне юыгыз (кайнатылган су яхшырак);
• Яхшы пешкән/кыздырылган яшелчәләр, ит һәм балык ашагыз;
• Даими һәм дөрес ашарга кирәк, артык ашамаска (күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш, азрак кыздырылган, татлы һәм тәмле ризык);
• Газлы эчемлекләр азрак эчегез;
• Актив тормыш алып барыгыз, күбрәк хәрәкәт итегез;
• Стресстан сакланыгыз;
• Даими диспансеризация .
Гади гигиена кагыйдәләрен үтәү, рациональ туклану, физик активлык һәм даими профилактик тикшерүләр ашкайнату системасының сәламәтлеге өчен гарантия.