ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

4 октябрьдә «Яшьлек» яшьләр үзәге тренер-укытучысы Вайисов Олугбәк Рузмәт улы Татарстан Республикасы көненә багышланган чаңгы роллерлары буенча ачык район ярышларында, 4,8 км дистанциядә, 6 минут 30 секунд вакыт белән, 31-40 яшьлек ир-атлар арасында беренче урынны яулады. 

6 октябрь көнне, «Яшьлек» яшьләр үзәге, Саба гимназиясе базасында, укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан, укучылар һәм укытучылар белән «интеллектуаль каршылык» баттлы оештырды. 

4 октябрьдә Юнны авылы янында Илеш районы территориясендә беренче тапкыр «Сабитов Race 2025»эндуро дисциплинасында мотоузышлар буенча ярышлар узды.

Чемпионатка Байлар Сабасы, Уфа, Малмыж, Яңа Уренгой, Алабуга, Стәрлетамак, Яңавыл, Актаныш, Дүртөйле һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм авылларыннан спортчылар килде.

Ярышлар өч категориядә үткәрелде: «Алтын», «Көмеш» һәм «Бронза».

«Бронза» классында Агләмзанов Әмирхан (Байлар Сабасы, Эндуро Арташ командасы) - 1, ә Агләмзанов Алмаз (Байлар Сабасы, Эндуро Арташ командасы) 2 урынга лаек булды.

Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләр иганәчеләрдән медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Тэги: ОДМС

Саба урта мәктәбе директоры беренчелекне яулады

Саба урта мәктәбе директоры Данис Яруллин 27-28 сентябрь көнне Казан шәһәрендә рус жимы буенча Бөтенроссия мастерлар турнирында катнашты. 90 кг кадәр авырлык категориясендә ул кабаттан 1 нче урынны яулады. Янәдән МСМК (халыкара класслы спорт мастеры) нормативын үтәде.

Тэги: ОДМС

«Әллүки» балалар бакчасында өлкәннәр көне

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Түбән Симет авыл клубында Югары Симет мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Өлкәннәр көненә «Сезнең яшегез алтын» дигән бәйрәм концерты үткәрелде. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

6 октябрь көнне Эзмә урта мәктәбендә укучылар һәм хезмәткәрләр өчен янгын куркынычсызлыгы буенча практик тренировка (эвакуация) узды. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Өлкәннәр көне уңаеннан культпоход оештырылды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

10 октября — Всемирный день психического здоровья

Каждый год 10 октября весь мир обращает внимание на то, что важно для каждого из нас — наше психическое здоровье. Это не просто отсутствие болезней, а состояние благополучия, в котором мы можем реализовать свой потенциал, справляться со стрессами, продуктивно работать и вносить вклад в жизнь общества.

Тэги: хастаханә

5 октябрьдә илебездә укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм көн саен үзләрен җәмгыять һәм ил өчен кирәкле эшкә – балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга, аларны хәзерге җәмгыятьтә тормышка әзерләүгә багышлаган кешеләрне берләштерә. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International