4 октябрьдә «Яшьлек» яшьләр үзәге тренер-укытучысы Вайисов Олугбәк Рузмәт улы Татарстан Республикасы көненә багышланган чаңгы роллерлары буенча ачык район ярышларында, 4,8 км дистанциядә, 6 минут 30 секунд вакыт белән, 31-40 яшьлек ир-атлар арасында беренче урынны яулады.
Аның чаңгы түгәрәгенә йөрүчеләр шулай ук югары нәтиҗәләр күрсәттеләр:
Шәйхуллин Фиргать һәм Шайхуллина Люзия 2 урыннарны яуладылар.
Яхшы физик форма, югары әзерлек дәрәҗәсе һәм камиллеккә омтылу аларга яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде.
Спортчыларыбызны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез.