5 октябрьдә илебездә укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм көн саен үзләрен җәмгыять һәм ил өчен кирәкле эшкә – балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга, аларны хәзерге җәмгыятьтә тормышка әзерләүгә багышлаган кешеләрне берләштерә. Бу һөнәрдә очраклы кешеләр юк. Гади хакыйкать күптән билгеле: укытучы булып бу катлаулы эштә табигать сәләте булган кешеләр эшли. Укытучы һәрвакыт күз алдында: үзенең эш урынында – мәктәп сыйныфында, җәмгыятьтә, өйдә, урамда. Укытучыларга ата-аналар тигезләнә һәм еш кына балалар өчен укытучы үрнәк булып тора. Шушы уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары үзләренең кадерле укытучыларына бик матур, җылы, эчтәлекле бәйрәм кичәсе бүләк иттеләр.