4 октябрьдә Юнны авылы янында Илеш районы территориясендә беренче тапкыр «Сабитов Race 2025»эндуро дисциплинасында мотоузышлар буенча ярышлар узды.
Чемпионатка Байлар Сабасы, Уфа, Малмыж, Яңа Уренгой, Алабуга, Стәрлетамак, Яңавыл, Актаныш, Дүртөйле һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм авылларыннан спортчылар килде.
Ярышлар өч категориядә үткәрелде: «Алтын», «Көмеш» һәм «Бронза».
«Бронза» классында Агләмзанов Әмирхан (Байлар Сабасы, Эндуро Арташ командасы) - 1, ә Агләмзанов Алмаз (Байлар Сабасы, Эндуро Арташ командасы) 2 урынга лаек булды.
Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләр иганәчеләрдән медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.