«Әллүки» балалар бакчасында өлкәннәр көне

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

1 октябрьда без Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бу күңелгә үтеп керерлек бәйрәм безгә өлкән буынга хөрмәт һәм мәхәббәтнең мөһимлеген искә төшерә. Сабаның 2нче номерлы  «Әллүки» балалар бакчасында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде, анда хөрмәтле пенсионер-тәрбиячеләр һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Мәктәпкә әзерлек төркем балалары матур чыгышлар әзерләделәр: җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр укыдылар, өлкәннәребезгә күп елмаю һәм шатлык бүләк иттеләр. Әзерләгән чәй һәм тәм-томнар үзенә күрә бертөрле гаилә рухы өстәде, өйдәге җылылык һәм рәхәтлек атмосферасы тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International