«Сезнең яшегез алтын»

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Октябрь башында Өлкәннәр көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Өлкәннәр көне-чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз бәйрәме. Бу көнне уздырыла торган бәйрәм чаралары өлкәннәргә күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә.

Түбән Симет авыл клубында Югары Симет мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Өлкәннәр көненә «Сезнең яшегез алтын» дигән бәйрәм концерты үткәрелде. Бу ягымлы йөзләрне күрү бик күңелле иде. Алар тамашачылар өчен иң яхшы номерлар әзерләгән үзешчән артистларны көчле алкышладылар. Бәйрәм программасы вакытында залда күңел җылысы һәм шатлык рухы иде. Өлкәннәр бер-берсе белән аралаша, шатлыкларын уртаклаша, бии һәм хәтта үзләренең яраткан җырларын гармунга кушылып башкара алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International