6 октябрь көнне, «Яшьлек» яшьләр үзәге, Саба гимназиясе базасында, укытучыларның һөнәри бәйрәме уңаеннан, укучылар һәм укытучылар белән «интеллектуаль каршылык» баттлы оештырды. Уенда гимназиянең 9 нчы, 11 нче сыйныф укучылары, яшь һәм тәҗрибәле укытучылар арасында көрәш барды. Алар өчен җан атырга барлык югары сыйныф укучылары, укытучылар, мәктәп директоры Айнур Нургали улы Шаймарданов та килгән иде. Уен башланганчы, ул, укытучыларны бәйрәмнәре белән котлап, барлык катнашучыларга да уңышлар теләде. Программага төрле конкурслар кертелгән иде. Укытучылар һәм укучылар төрле жанрларга үзләренең бию осталыкларын,татар һәм рус эстрадасында җырчыларны һәм җырларны ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Уен барышыныда шулай ук мультфильм персонажлары, кино авторлары барланды , төрле логик сораулар яңгырады.
Катнашучылар һәм җанатарлар белән, серле “Кара тартма” уены да уйналды. Тартма эчендә нәрсә яшерелгәнлеген белү өчен алар үзләре сораулар яудырдылар. Бүләкне, төгәл җавап биргән 9 нчы сыйныф укучысы, җанатар Диләрә алды.
Уен нәтиҗәләренә килгәндә, 3 нче урынны укучылар , 2 нче урынны яшь укытучылар һәм 3 нче урынны лаеклы, тәҗрибәле укытучылар командасы яулады. Һәр командага диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Уен мизгелләре һәркемнең күңелен күтәреп, киләсе уеннарда катнашу өчен тагы да дәрт өстәде.