ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

7 октябрь көнне Олы Кибәче авыл клубында Өлкәннәр көненә багышланган чара үткәрелде. Чараның максаты -өлкән буынга рәхмәт һәм ихтирам белдерү, алар өчен кайгыртучанлык һәм игътибар атмосферасы тудыру. Чараның программасына концерт номерлары, кызыклы кешеләр белән очрашулар һәм өлкән яшьтәге волонтерларга рәхмәт хатлары тапшыру кертелгән иде.Без барлык катнашучыларга һәм кунакларга бу искиткеч көнне безнең белән бүлешкәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый чаралар безнең авылда күркәм традициягә әверелер дип өметләнәбез.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Олы Кибәче авылында яшәүче Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улына 95 яшь тулды. Ул 1930 елның 7 октябрендә Саба районы Олы Кибәче авылында Нургали белән Шәмсенисаның тәүге уллары булып дөньяга килә. Барлык иптәшләре кебек үк аның да балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Кечкенә яшьтә булуына карамастан, әниләренә ияреп кырда иген уру, ашлык сугу кебек эшләрдә катнашырга туры килә. Әтисе 1942 елда сугыш кырында һәлак була. Сугыш чорының ачысын, төчесен татып 3 бала үсә алар. Төнлә ат көтүе көтә, көндез үгез җигеп төрле эшләр башкара. Урманнан агач чыгаруда да катнашырга туры килә. 1952 елда армия сафларына алына һәм 3 ел Хабаровскида хезмәт итә. Кайткач туган совхозында завсклад булып эшли, аннан соң 34 ел тракторчы була. 7 ел бәрәңге үстерү звеносында эшли, һәр елны 1 нче урында булып, “Иң яхшы звеновод” исеме белән бүләкләнә. 1955 елда елда укытучы кыз Сафина Суфия белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы 4 балалары туа. Барысы да акыллы, инсафлы, шәфкатьлеләр, югары белем алганнар. Инде барысы да үз гаиләләре белән яшиләр. Бүгенге көндә Мөхәммәтгали абый кызлары тәрбиясендә көн күрә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2025 елның 3 октябрьдагы боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына "оченче спорт разряды"бирелде: - Галимуллин Данияр -дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы); - Мухаметова Сафия- дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы); "икенче спорт разряды": -Батталова Аделина -дисциплина шахматы, (тренер-укытучысы Мөхәммәтова Сиринә Раил Кызы). Данияр, Сафия, Аделинаны котлыйбыз, спорт осталыгының алга таба да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрне җиңел генә үтеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргә ирешеп, һәрвакыт җиңүле юнәлештә барырга телибез!Тренерларына сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Хөрмәтле эшмәкәрләр!    

    Сезне 2025 елның 09 октябрендә 13:45 сәгатькә Байлар Сабасы ш .т. бистәсе, Кол Гали ур., 45 йорт адресы буенча урнашкан Саба аграр көллиятнең актлар залына «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы спикерлары катнашында Саба районы эшмәкәрләре белән очрашуга чакырабыз

Өлкәннәр декадасы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

«Яшьлек» яшьләр үзәге, Шәмәрдән балалар китапханәсенә йөкле хатын-кызларны җыйды.

1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Тимершык авыл җирлегенә кергән Тимершык, Кызыл-Мишә, Көек һәм Сабай авылларында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты уздырылды. Катнашучылар әбиләрне һәм бабайларны шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән котладылар. Концерт номерлары кәефне күтәреп кенә калмады, өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә дә алып кайтты. Бу матур бәйрәм өлкән буын вәкилләренә очрашу һәм ял итү мөмкинлеге бирә. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Мәктәбебездә Саба районы “Алдынгылар хәрәкәте”  җитәкчесе Илнар Илдар улы белән очрашу үтте.Укучылар үзләрен кызыксындырган  сорауларга җавап алдылар. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

    Республиканың  авыл җирлекләрен комплекслы үстерү программасы буенча Тимершык авылы юлларына вак таш һәм асфальт белән ремонт эшләре башланып китте. Эшне сыйфатлы итеп “Рамазан” ҖЧҖ  башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Россия календаре буенча яңа бәйрәм – йөклеләр көне барлыкка килде. 2023 елдан аны елга ике мәртәбә билгеләп үтәләр: 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә - Яз һәм көз көннәрендә, тормыш яңарып, аннары җимеш биргән чорда. Әлеге бәйрәм уңаеннан Саба үзәк хастаханәсендә Бөтенроссия йөкле хатыннар көне кысаларында «Ана булу шатлыгы» дигән түгәрәк өстәл узды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International