2025 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр Россиядә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традицион Өлкәннәр декадасы уза. Декаданың төп максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү. Сабаның 4 нче «Кынгырау» балалар бакчасында әлеге балалар бакчасында эшләүче пенсионерлар катнашында бәйрәм узды. Әзерлек төркеме балалары бәйрәм концерты күрсәттеләр, тәрбиячеләр пенсионерларны котладылар, яшь тәрбиячеләргә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр. Кунаклар яшьлек елларын искә төшерделәр, уен-ярышларда катнаштылар. Шатлыклы хис-кичерешләр алдылар.