Юбилярга- 95 яшь!

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Олы Кибәче авылында яшәүче Шәвәлиев Мөхәммәтгали Нургали улына 95 яшь тулды. Ул 1930 елның 7 октябрендә Саба районы Олы Кибәче авылында Нургали белән Шәмсенисаның тәүге уллары булып дөньяга килә. Барлык иптәшләре кебек үк аның да балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Кечкенә яшьтә булуына карамастан, әниләренә ияреп кырда иген уру, ашлык сугу кебек эшләрдә катнашырга туры килә. Әтисе 1942 елда сугыш кырында һәлак була. Сугыш чорының ачысын, төчесен татып 3 бала үсә алар. Төнлә ат көтүе көтә, көндез үгез җигеп төрле эшләр башкара. Урманнан агач чыгаруда да катнашырга туры килә. 1952 елда армия сафларына алына һәм 3 ел Хабаровскида хезмәт итә. Кайткач туган совхозында завсклад булып эшли, аннан соң 34 ел тракторчы була. 7 ел бәрәңге үстерү звеносында эшли, һәр елны 1 нче урында булып, “Иң яхшы звеновод” исеме белән бүләкләнә. 1955 елда елда укытучы кыз Сафина Суфия белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы 4 балалары туа. Барысы да акыллы, инсафлы, шәфкатьлеләр, югары белем алганнар. Инде барысы да үз гаиләләре белән яшиләр. Бүгенге көндә Мөхәммәтгали абый кызлары тәрбиясендә көн күрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International