«Яшьлек» яшьләр үзәге, Шәмәрдән балалар китапханәсенә йөкле хатын-кызларны җыйды.

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

«Яшьлек» яшьләр үзәге, Шәмәрдән балалар китапханәсенә йөкле хатын-кызларны җыйды.

7 октябрь-Бөтенроссия йөкле хатыннар көне!

Бу уңайдан «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Шәмәрдән китапханәсе белән берлектә Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган чара үткәрде. Чара барышында булачак әниләр сабыйларына матур, мәгънәле исемнәрне барладылар, мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар, көен тыңлап, балалар карый торган мультфильмнарның исемнәрен танып белделәр, хатын-кызларның  йөклелек чорына кагылышлы хис-тойгылары белән уртаклаштылар.

 Әлеге чара, булачак әниләргә уңай хисләр, файдалы киңәшләр һәм изге теләкләр бүләк итте! Йөклелек-һәр хатын-кыз тормышында үзенчәлекле чор, һәм без булачак барлык әниләргә йөклелекнең җиңел баруын һәм туачак сабыйларына, үзләренә ныклы сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International