Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Сезне 2025 елның 09 октябрендә 13:45 сәгатькә Байлар Сабасы ш .т. бистәсе, Кол Гали ур., 45 йорт адресы буенча урнашкан Саба аграр көллиятнең актлар залына «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы спикерлары катнашында Саба районы эшмәкәрләре белән очрашуга чакырабыз
Сезгә дәүләт ярдәме программалары буенча соңгы яңалыклар белән танышырга, дәүләт органнары тикшерүләре буенча нәрсәләр белергә, үз бизнесыңны финанс югалтулардан ничек якларга, товарларны маркировкалау һ.б. белән танышырга мөмкин булачак.
Сез үзегезне кызыксындырган сораулар буенча турыдан-туры сораулар бирә алырсыз.