«Сабантуй» милли бәйрәменә әзерлек максатыннан Тимершык авыл җирлегендә «Сабантуй» уздыру урыннарында әзерлек эшләре алып барыла.
2024 елның май-июль айларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәм волонтерлар «Баладан – балага. Гаиләбезгә рәхим ит” акциясендә катнашалар. Әлеге проект 2024 елның 15 маеннан 31 июленә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә узачак. Проект 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килә, ә аның символы- ромашка чәчәге.
29 майда «Гаилә елы» уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче белән бергә яшәүчеләр ерак туганнарына хатлар яздылар.
2024 елның 29 май 22.00 сәгатьтән 30 май 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
30 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә һәм иртән томан;
- 15-20 м/с кыска вакытлы җил көчәю белән яшенле яңгыр, боз явырга мөмкин (Казанда да).
Мишә авыл җирлегендә Сабантуй уздыру урынын төзекләндерү.
2024 елның 25-26 маенда Байлар Сабасында картинг буенча ТР беренчелеге һәм Кубогы узды.
22 май көнне Яр Чаллы шәһәрендә биатлон спорт төре буенча 2023/2024 нче елгы сезонга йомгак ясалды.
Олы Нырты җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре Гаилә елына багышланган "Гаилә - ил терәге" конкурсының җирлек этабын оештырдылар һәм үткәрделәр. Конкурста Олы Нырты авыл җирлегенең Сабитовлар, Вәлиевлар һәм Әхмәтшиннар гаиләләре катнашты.
Балалар техник иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча район фестивалендә 2023-2024 уку елы нәтиҗәләре буенча укучыларга өстәмә белем бирү, спорт, иҗат һәм техника дөньясына тартуда, балаларның шәхси мөмкинлекләрен үстерүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Олы Шыңар урта мәктәбе судомоделләштерү берләшмәсе җитәкчесе Мөхетдинов Фәнзир Якуб улы, ярышларда катнашучы Мөбәрәков Самат, Мөхетдинов Айзат, Нигаматуллин Әмир, Тимергалиев Зиннур Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт сүзенә лаек булдылар. Минһаҗев Бәхтияр «ЮниорПрофи-2024»чемпионатында «Пешекче эше» компетенциясендә җиңү яулады һәм Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәтенә лаек булды.