Олы Нырты авыл җирлегендә "Гаилә-ил терәге" конкурсы

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Олы Нырты җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре  Гаилә елына багышланган "Гаилә - ил терәге" конкурсының җирлек этабын оештырдылар һәм үткәрделәр. Конкурста Олы Нырты авыл җирлегенең Сабитовлар, Вәлиевлар һәм Әхмәтшиннар гаиләләре катнашты. Гаиләләр 5 турдан торган конкурста ярыштылар, мәсәлән, Гаиләнең визит карточкасы, баланы биләү буенча әтиләр конкурсы, Иң яхшы Өй токмачын кисү буенча Әниләр конкурсы, интеллектуаль конкурс һәм гаиләнең иҗади номеры. Иҗади турда гаиләләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча гаиләләр "Иң матур гаилә", "Иң җаваплы гаилә", "Иң иҗади гаилә"номинацияләре буенча бүләкләнделәр. Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International