29 майда Гимназиябездә 3 "Б" һәм 3 "Г" сыйныф укучылары арасында "Күңелле стартлар" узды (Гайнуллин Илнар Шамил улы җитәкчелегендә). Ярышлар «Без бер зур гаилә» девизы астында узды. "Күңелле стартлар" программасы шактый бай иде. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар, кегльләр һәм боҗралар белән эстафеталар һәм кызыклы конкурслар тәкъдим ителде, анда алар үзләренең спорт, акыл сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Балалар тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярыштылар. Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә булган хәлләрне күрмәделәр. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.
«Күңелле стартлар» ның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. "Күңелле стартларда" катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп хис иттеләр! Шушы ярыш чын спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде!