Картинг буенча ТР беренчелеге һәм Кубогы

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

2024 елның 25-26 маенда Байлар Сабасында картинг буенча ТР беренчелеге һәм Кубогы узды.ТР Саба муниципаль районы "Олимп" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм призлы урыннар алдылар. ТР Беренчелегендә 125-А классында Насибуллин Данис 1 урынны, Гәрәев Артур 2 урынны, Стриж классында Рәсим Йосыпҗанов 5 урынны алды.ТР Кубогында 125-Б классында Рәмзил Йосыпҗанов 3 нче урынны алды, Восход классында Рифат Исрафилов 1 нче урынны алды. "Торнадо-2" командасы 1 урынны яулады. Афәрин! Балаларны һәм аларның тренерларын - укытучыларын-Насибуллин Илгиз Тәлгать улын, Исрафилов Рафил Гаптрашит улын, шулай ук механик Йосыпов Азатны котлыйбыз.
Сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International