2024 елның май-июль айларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәм волонтерлар «Баладан – балага. Гаиләбезгә рәхим ит” акциясендә катнашалар. Әлеге проект 2024 елның 15 маеннан 31 июленә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә узачак. Проект 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килә, ә аның символы- ромашка чәчәге.
Волонтерлар ромашка чәчәген балалар поликлиникаларына яки бала тудыру йортларына тапшыру өчен ясыйлар. Ромашканың бер таҗы кызыл, икенчесе зәңгәр, калганнары ак булачак, бу Россия флагы төсләрен символлаштыра. Һәр ромашканың таҗына волонтерлар яңа туган сабыйның кайтачак гаиләсе нинди сыйфатларга ия булачагын язалар. Әлеге ромашканы 8 июльдән башлап һәм бер ай дәвамында яңа туган балаларны бала тудыру йортларыннан озату өчен җаваплы медицина хезмәткәрләре гаиләләргә тапшырачак.