Язучы, кискен сюжетлы әсәрләр авторы Фәнил Галиевның тууына 85 ел.
Явлаштау мәдәният йортында ТР сынлы сәнгать дәүләт музее хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Анда Явлаштау мәдәният йортының "Канәфер", Шикше мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективлары, ике авыл китапханәчеләре, Килдебәк һәм Сәрдә авыл мәдәният йортлары мөдирләре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар катнашты. Кунаклар игътибарына татар туе белән бәйле берничә йола тәкъдим ителде, аннары туган якны өйрәнү музеенда булдылар, кызыклы экспонатлар белән таныштылар, материал төшерделәр һәм яздырдылар, Явлаштау мәдәният йортының чәйнекләре коллекциясе белән таныштылар.
30 июль көнне Курсабаш авыл китапханәсендә «Өстәл уеннары» сәгате үткәрелде. Аның максаты балаларны өстәл уеннарының төрлелеге белән таныштыру иде.
Симптомнар югары температураны, баш авыртуын, мускул авыртуларын һәм кызыл тимгелләрне үз эченә алырга мөмкин. Лихорадка черкиләр тешләве аша тапшырыла.
30 июль – Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Нәрсә соң ул дуслык? Бу сорауга күп төрле җавап бирергә була. Дуслык – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң самими, иң күркәм бер төре. Ул — ихтыяҗлар, карашлар, фикерләр уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итүгә нигезләнгән мөнәсәбәт.Әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсе укучылар белән берлектә “Дуслар һәм дуслык турында” дигән исем астында тематик сәгать уздырдылар.
ПМК мелиорациясе тарафыннан спорт мәйданчыгында эш дәвам итә.
23 июль конне «Урамда кино» акциясе буенча Явлаштау клубы каршында Район мәдәният йорты тарафыннан “Головоломка 2” мультфильмы күрсәтелде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе
Олы Арташ авылында җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларындагы чокырларны ремонтлау эшләрен башкара.