Китап күргәзмәсе, язучы Фәнил Галиевнең тууына 85 ел тулуга багышланган күзәтү.

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Язучы, кискен сюжетлы әсәрләр авторы Фәнил Галиевның тууына 85 ел.

Саба китапханәсендә язучы, Татарстан Республикасының атказанган юристы Фәнил Ислам улы Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Ф.Галиев иҗатының төп юнәлеше — детектив жанры, әмма соңгы елларда әдип этика, көнкүреш һәм тарихи темаларга ешрак яза. Фәнил Галиев — «Социалистик Законлылык» (Мәскәү), «Идел» (Казан) журналларының әдәби конкурслары лауреаты, ә аның «Үтерүче якында йөри» китабы Милли китапханә һәм китап сөючеләр җәмгыяте конкурсында «Ел китабы — 94» дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International