«Өстәл уеннары»

2024 елның 30 июле, сишәмбе

30 июль көнне Курсабаш авыл китапханәсендә «Өстәл уеннары» сәгате үткәрелде. Аның максаты балаларны өстәл уеннарының төрлелеге белән таныштыру иде. Мондый уеннарның теләсә кайсысы кызыклы вакыт, азарт һәм якты хисләр бүләк итә. Балалар шахмат һәм шашка уйнадылар, табышмаклар һәм пазллар җыйдылар, өстәл теннисы турнирында катнаштылар. Күңел ачу һәм дуслар белән бик яхшы үткәрелгән вакыт - менә уенга нәтиҗә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International