Явлаштау мәдәният йортында ТР сынлы сәнгать дәүләт музее хезмәткәрләре белән очрашу

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Явлаштау мәдәният йортында ТР сынлы сәнгать дәүләт музее хезмәткәрләре белән очрашу булып узды. Анда Явлаштау мәдәният йортының "Канәфер", Шикше мәдәният йортының "Зиләйлүк" фольклор коллективлары, ике авыл китапханәчеләре, Килдебәк һәм Сәрдә авыл мәдәният йортлары мөдирләре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар катнашты. Кунаклар игътибарына татар туе белән бәйле берничә йола тәкъдим ителде, аннары туган якны өйрәнү музеенда булдылар, кызыклы экспонатлар белән таныштылар, материал төшерделәр һәм яздырдылар, Явлаштау мәдәният йортының чәйнекләре коллекциясе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International