Традиция буенча һәр елның апрелендә безнең гимназиядә башлангыч сыйныфлар атналыгы уза. Атнаның һәр көне яңа мавыктыргыч чараларга бай. Бу атнада гимназиябездә «башлангыч сыйныфлар атналыгы»ның узды. Ул тулысынча математика фәненә багышланды. Укучылар математик викторинада зур кызыксыну белән катнаштылар, анда төрле сорауларга җавап бирделәр һәм логик мәсьәләләрне чиштеләр. Шуннан соң балалар күңелле математик рәсемнәрне рәхәтләнеп буядылар. Математик элементлар белән күңелле зарядкасыз да булмады-балалар шатланып музыка астныда төрле күнегүләр башкардылар. Көн азагында «математикадан иң яхшы дәфтәр»конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр лаеклы бүләкләр, ә барлык катнашучылар — бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Бу көн математиканың файдалы гына түгел, мавыктыргыч та була алуын күрсәтте!
Ә атна азагында, булачак беренче сыйныф укучылары өчен «Ачык ишекләр көне» узачак. Безнең мавыктыргыч мәктәп тормышына рәхим итегез.