“Дуслар һәм дуслык турында” тематик сәгать

2024 елның 30 июле, сишәмбе

30 июль – Халыкара  дуслык  көне  буларак  билгеләнә. Әлеге көн  иң яшь бәйрәмнәрнең  берсе  булып  санала. Нәрсә соң ул дуслык? Бу сорауга күп төрле җавап бирергә була.  Дуслык – кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң самими, иң күркәм бер төре. Ул — ихтыяҗлар, карашлар, фикерләр уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итүгә нигезләнгән мөнәсәбәт.Әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсе укучылар  белән берлектә “Дуслар һәм дуслык турында” дигән исем астында тематик сәгать уздырдылар.Ч арада катнашучылар дуслык темасына шигырь язу, мәкальләр төзү, ситуацияләр чишү бәйгеләрендә катнаштылар.Кроссворд сорауларына җаваплар эзләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International