ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2024 ел
якшәмбе

Югары Шытсу авылында физкультурачылар көненә багышланган футбол турниры булып узды. Ярышта барлыгы 8 команда катнашты. Җиңүчеләр акчалата бүләккә ия булдылар. Ярышның иганәчеләре: ООО "Торг", ИП "Нуриева".

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

3
август, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

 #Җылылык бүләк итәм! Бөтенроссия урам акциясендә катнашу өчен теркәлү ачылды


2
август, 2024 ел
җомга

2 август көнне район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында “Без тиздән мәктәп укучылары” дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы 1 сыйныфка баручы хезмәткәрләрнең  ул-кызларын котлавы белән башланды.   Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы  Салихова А.Р. әти-әниләргә уку буенча киңәш тәкъдимнәрен җиткерде. Аннары катнашучы гаиләләр китапханәчеләр әзерләгән:  “Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?”, “Зирәкләр, тапкырлар һәм белемлеләр”, “ Хәтерне яхшыртыйк”, “Мин җитез” һәм башка кызыклы, мавыктыргыч биремнәрне үтәп, үзара көч сынаштылар һәм  дуслык җиңде. Чарада гаиләләр иң мөһиме – үзара аңлашып, ярдәмләшеп, гаилә белән бергә эшләү кирәклеген расладылар. Чара ахырында балаларга иганәчеләр ярдәмендә әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Шекше авылында спорт мәйданчыгы төзелеше дәвам итә. Бугенге көндә резина җәю эше тәмамланды

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шекше мәктәбендә җылыту системасы төзекләндерелә

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Бал бәйрәме “Бал туе-2024”кә чакырабыз

Тэги: Шекше авыл җирлеге

29 июльдән 4 августка кадәр Бөтендөнья имезү атналыгы үткәрелә.

Безнең тормыш чиксез кыенлыклар, проблемалар һәм кайгыртучанлык белән тулган заманда ниндидер үзенчәлекле-якты һәм игелекле нәрсә телим. Бүген мәдәни ял итүне аңлау үзгәрә. Һәм заманча клублар аудитория белән аралашуның яңа формаларын эзләргә, тупланган тәҗрибәне яңадан карап чыгарга, тамашачыларны җәлеп итү, үзешчән иҗат оештыру, уңайлы мәдәни киңлек булдыру өчен эшнең яңа механизмнарын һәм принципларын кулланырга мәҗбүр. Ә безнең тамашачыга булган мәхәббәтебез тыңлаучыларның йөрәкләрендә яңгырый. Олы Нырты, Чәбия-Чурчи һәм Язлы Арташ авыл клубларының мәдәният хезмәткәрләре "Мин яратам сине, тормыш" дигән урам концерты оештырды . Концертны үзешчән сәнгать хезмәткәрләре һәм катнашучылар әзерләде .Концертта катнашучылар үзләренең чыгышлары белән чарага килүчеләрнең барысын да сөендерделәр. Урамда җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде. Концерт программасы якты һәм бай булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International