"Без тиздән мәктәп укучылары"

2024 елның 2 августы, җомга

2 август көнне район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында “Без тиздән мәктәп укучылары” дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы 1 сыйныфка баручы хезмәткәрләрнең  ул-кызларын котлавы белән башланды.   Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы  Салихова А.Р. әти-әниләргә уку буенча киңәш тәкъдимнәрен җиткерде. Аннары катнашучы гаиләләр китапханәчеләр әзерләгән:  “Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?”, “Зирәкләр, тапкырлар һәм белемлеләр”, “ Хәтерне яхшыртыйк”, “Мин җитез” һәм башка кызыклы, мавыктыргыч биремнәрне үтәп, үзара көч сынаштылар һәм  дуслык җиңде. Чарада гаиләләр иң мөһиме – үзара аңлашып, ярдәмләшеп, гаилә белән бергә эшләү кирәклеген расладылар. Чара ахырында балаларга иганәчеләр ярдәмендә әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International