#ДарюТепло Бөтенроссия урам акциясендә катнашу өчен теркәлү ачылды
Тиздән буласы #ДарюТепло акциясе 2024 елның 7-9 августында узачак һәм яшүсмерләрне эшкә урнаштыруга багышланачак
Яшүсмерлек чорында эшләү җаваплылык, пунктуальлек һәм башка мөһим сыйфатларны үстерүгә ярдәм итә торган кирәкле тормыш күнекмәләрен формалаштыру өчен менә дигән ысул булырга мөмкин.
Яшүсмерләргә эшкә урнаштыруда ярдәм итү-ул аларга мөһим күнекмәләр һәм тәҗрибә туплауда ярдәм итү генә түгел, ә сезнең аларга һәм аларның сәләтләренә ышануыгызны күрсәтү ысулы да.
Акциядә катнашучылар урамнарда яшүсмерләр белән эшкә урнашу турында сөйләшәчәкләр, традиция буенча аларга буш вакытларын рәхәтләнеп һәм файдалы итеп үткәрә ала торган урыннар исемлеге белән якты листовкалар таратачаклар, яшүсмерләрне урамнан яшүсмерләр үзәкләренә, мәдәният, спорт, ял, өстәмә белем бирү өлкәләре оешмаларына чараларга чакырачаклар һәм волонтерлыкка язылырга тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш, яшүсмерләргә үзләренең беренче резюмесын төзергә тәкъдим итәчәкләр, һәр листовкада резюме төзү өчен QR-код каралган.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала!
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк