2 августта Алабуга шәһәрендә Спас ярминкәсе узды, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты да ярминкәдә актив катнашты. Учреждение үзләре әзерләгән продукцияне (үз умартасыннан бал, дәвалаучы, файдалы үләннәр, өй һәм мунча өчен пихтадан хуш исле мендәрләр, имән һәм каен себеркеләре) сатуга чыгарды.
"Һөнәрләр" атналыгының йомгаклау чарасы
1 август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, коррупция белән бәйле хокук бозуларны кисәтү, халыкның хокукый белемен арттыру максатында, бистә халкына «Коррупциягә каршы көрәш - һәркемнең эше» дип исемләнгән буклетлар әзерләп тараттылар.
Чара барышында культорганизатор Г.Зиннәтуллина Ришвәтнең нәрсә булуы, ришвәтнең бүләктән нәрсә белән аерылуы турында сөйләде, катнашучыларны РФ Җинаять кодексының коррупциягә каршы тору турындагы маддәләре белән таныштырды, коррупциягә каршы тору өлкәсендә хокукый җайга салуны кем гамәлгә ашыруын искәртте.
Мондый тематикадагы чаралар бик мөһим: алар хокукый аң һәм хокукый культура үсешенә ярдәм итә, кешеләрдә шәхес нигезен тәшкил итүче әхлакый нормалар, коррупциягә каршы программаларга уңай мөнәсәбәт тәрбияли.
5 нче августтан 9 нчы августка кадәр Биләрдә алдынгылар форумы үтә.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Улан Удэ шәһәреннән кунаклар кабул итте. Кунакларга музейда күңелле экскурсия оештырылды, экспонатларның тарихы белән кызыксындылар, сорауларына җавап таптылар.
Шәмәрдәннең «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Лесхоз бистәсендә Н.М. Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында һәм «Кыңгырау» музеенда булдылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Мультимедиа җайланмаларын көйләү, гидравлика җайланмасын урнаштыру эшләре алып барыла.
Алан-Елга авылында яшәүче Фазылов Рамис Суздаль шәһәрендә ярышта катнашты
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
2024 елның 4 августы 18.00 сәгатьтән 5 август 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2024 елның 5 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең 15-20 м/с ка көчәюе, кайбер районнарда көчле яңгыр, боз, төнлә һәм иртән томан көтелә.